Чәчләргә чал төшү яшәгән еллар артта күбрәк калу, инде өлкәнәя баруны аңлата дисәк... Кемнеңдер 30–35 яшьтә үк ак чәчләр күзгә чалына башлавын һәм аларның торган саен арта, күбәя баруын нәрсә белән бәйләргә соң алайса? Чәчләрнең матурлыгын, төсен озаграк ничек сакларга? Бу, гомумән, мөмкинме? Толымында беренче ак юллар күреп, моны фаҗига итеп кабул иткән хатын-кызларны өметләндереп нәрсә әйтеп була? «Resedaodor» молекуляр косметика компаниясенең генераль директоры Резеда НУРИСЛАМОВА шул хакта сөйли.
Әйе, чәч агару – шактый җитди проблема ул. Моны өйрәнү белән дөньяда бик зур корпорацияләр шөгыльләнә. Рәсми рәвештә игълан иткән мәгълүматлар буенча, 2011 елдан башлап Lucas Meyer компаниясе һәм тагын биш корпорация бу тикшеренүләр өчен 800 мең евро тоткан. Алар беренче чиратта чәч агаруның нәрсә икәнен, нигә аның барлыкка килүен ачыкларга тырышты. Моңарчы бу күренеш яшь белән бәйле булган үзгәрешләрнең берсе дип кенә санала иде. Еллар буе алып барган тикшеренүләр менә нәрсә күрсәтте: чәч агаруга ике фактор тәэсир итә.
* Беренчесе аның, чыннан да, организмның өлкәнәюе белән бәйле. Чәчнең төсе өчен меланин җаваплы: шул пигмент чәчләргә тула һәм чәч «күтәрелә». Яшь барган саен исә күп процесслар акрыная, меланин да азрак эшләнеп чыгарыла башлый: чәч «бушый» – үтә күренмәлегә әйләнә.
* Икенче зур сәбәп – оксидатив стресс. (Моңа әйләнә-тирә мохитнең пычрануы, зыянлы эш шартлары, тәмәке тарту, эчү тәмәке тарту, эчү кебек начар гадәтләр, генетика, чәчне дөрес тәрбияләмәү, озакка сузылган депрессия, стресслар һәм башкалар керә.) Чәч тамыры тирәли водород пероксиды туплана, чәчнең төсен шул ала. Кешенең чәче кинәт чаларган чакларда шушы механизм хәрәкәткә килгән була. Әкрен генә барган физиологик процесстан үзгә ул. Аны кеше кичергән бик көчле стресс китереп чыгара, андый вакытта: «Төн эчендә чәчем агарды», – диләр.
Бу ике механизмны ачыклагач, аларга тәэсир итүче пептид эшләргә тотындылар. Greyverse молекуласы шулай барлыкка килде. Соңгы өч-дүрт елда Франциядә бик күп клиник тикшеренүләр үткәрелде. Соңгы тикшеренүләрнең фотолары да килде. Анда йөзгә якын кеше катнашкан, һәм аларның барысы да нәтиҗәләрне үз күзләре белән күрүләрен әйтәләр. Безнең компания Greyverse молекуласын актив молекула буларак куллана. Ул оксидатив стрессны баса: чәчне чаларудан саклый. Әлеге молекула организмда меланин эшләп чыгаруны арттыра: пигмент тизрәк бүленеп чыга һәм чәчне тизрәк тулыландыра.
Меланин инде күптән эшләнмәгән очракта да бу молекула булышачак дип әйтү авыррак, әлбәттә. Әгәр кешенең әле 20 процент чәче булса да үз төсен саклаган икән, нәтиҗә күренәчәк. Тик без тәкъдим иткән «Аргентум» спрее бер көн куллануга чәчне кире үз төсенә кайтарыр дип көтәргә кирәкми. Бу – чәч буявы түгел, нәтиҗәне күрер өчен вакыт кирәк.
Спрейның иң зур өстенлеге – аңарда «синдром отмена» юк: күп продуктларны кулланудан туктауга, бар да элеккеге хәленә кайта. Ә монда алай түгел – нәтиҗәләр сакланачак. Ким дигәндә – ярты ел. Әмма барысы да кешенең организмында матдәләр алмашынуы ничек торуга бәйләнгән.
Greyverse молекуласын Европада берничә компания чыгара башлады, Россиядә исә – без беренче. Бу молекула белән иң элек... ир-атлар кызыксынды. Яшь кенә ир-егетләр: «Инде өч-дүрт чәчемне буяп йөрим, арыдым», – дип киләләр. Әйе, чәчне буяу мәшәкатьле дә, зыянлы да шул.
Чәч буяу дигәннән. Ел башында Төрекмәнстанда кызык кына хәл булды: кинәт анда барлык җитәкче ир-атлар чаларды. Сәбәбе дә билгеле: моңарчы Илбашлары чәчен буяп йөргән икән. Бу аны ялыктырган, күрәсең. Быел кинәт кенә үзе дә буямый башлаган, кул астында эшләүчеләрне дә буяудан тыйган.